Әлмәт һөнәри көллияте студентлары, Никита һәм Захарова Залина, «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү» компетенциясе буенча «Профессионаллар» Региональ чемпионатында җиңү яуладылар.
Май аенда Никита һәм Залина һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясаячаклар.
Хезмәт һәм максатчанлык балаларны лаеклы җиңүгә алып килде! Котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез!