Календарьда җомга, димәк, ял көннәрен планлаштыру өчен иң яхшы вакыт.
Шимбә, 20 апрель:
«Чиста булачак» Эко-форумы: экологик хәрәкәт активистлары өчен Форум Татарстан Республикасы халкына экологик белем бирү белән шөгыльләнүче экологик проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән, яшьләре 14 яшьтән 24 яшькә кадәр.
Психология үзәге Нур Таһиров урамы, 1 | 10:00 | форумга сылтама буенча теркәлү.
«Сәламәтлек турында» шәһәр форумы: балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге темасына шәһәрнең иң яхшы белгечләре чыгышы, кулинар шоу, сәламәтләндерү дәресләре, призлар уйнату.
«Иҗади Процесслар фабрикасы» Тельман урамы, 57 | 10:00-16:00 | Керү ирекле (үзегез белән спорт киемнәре һәм икенче аяк киеме алыгыз).
Казан шәһәре музыкаль белем бирү учреждениеләре студентлары һәм укытучылары концерты: Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары белән беррәттән сәхнәдә Казан һәм Әлмәттән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балалар чыгыш ясаячак.
Яшьләр үзәге Ленин урамы, 21 | 14:00 | керү ирекле.
Якшәмбе, 21 апрель:
Ураза бәйрәме: шәһәр паркында Ураза бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм программасы.
Шәһәр паркы Радищева, 22 | 14:00 | Керү ирекле.
Шулай ук иртәгә, 20 апрельдә, гомумрәсәй өмәсе узачак, барлык теләүчеләрне шәһәр оешмаларына кушылырга чакырабыз. Бергәләп без шәһәребезне тагын да чистарак һәм матуррак итә алабыз!