Кадерле Әлмәт халкы һәм кунаклары!

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә «Киләчәккә юл – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларына ярдәм» проекты кысаларында Яшьләр үзәгендә 14.00 сәгатьтә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм укытучылары, Казан музыка көллияте укучылары, И.В. Аухадиев исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе, Казан шәһәренең М.Мөзаффарова исемендәге 18нче Балалар музыка мәктәбе укучылары концерты узачак.

Казан консерваториясе студентлары һәм укытучылары белән беррәттән сәхнәдә Казан һәм Әлмәттән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балалар чыгыш ясаячак.

Концерт тәмамлангач, музыка дисциплиналары укытучылары өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм инвалид балаларны музыкага өйрәтү методикасы буенча мастер-класслар оештырылачак һәм үткәреләчәк.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Раис грантларын бирү конкурсы акчаларын кулланып тормышка ашырыла.

Әлеге проектны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты хуплый.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International