17 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан көтелә; көндез көчле көньяк җиле 15-18 м/с.
Иртәгә, 17 апрельдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Башлыча явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыш, көньяк 5-10 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚. Көндез һаваның максималь температурасы +15..+19˚.