Космонавтика көне кысаларында «БДД» ДБУ территориаль идарәсе һәм Әлмәт дәүләт автоинспекциясе белән берлектә 62нче «Тирэк», 63 нче «Калинка», 64 нче «Солнышко» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре арасында «Космик билгеләр» балалар рәсемнәре конкурсы узды.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсыз космос турында күзаллауларын киңәйтү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау. Рәсемнәрдә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак һәм һәр җирдә үтәргә кирәклеген ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәттеләр! Җиңүчеләр: 1 урын Шакиров Кәрим, Галимҗанова Дания, Сабирҗанова Ясмина, 2 урын: Макаров Ярослав, Хәкимов Салман, Байбурова Сәида, 3 урын: Фәгимова Лиана, Хамбалова Ясмина, Сабитова Әмилина, Мөхәммәтова Камалия, Фазылов Тимур.
Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы 62нче «Тирэк» балалар бакчасы базасында узды.