Бүген Әлмәт медицина көллияте һәм физик культура көллияте студентлары санитар-экологик икеайлык кысаларында уза торган өмәләр эстафетасын кабул иттеләр.
Алар барысы бергә ныгытылган территорияләрне чүп-чардан алып куялар һәм якындагы участокларны төзекләндерәләр.
Читтә калмаганнарга һәм шәһәребезнең чистарак һәм матуррак булуына үз өлешләрен керткәннәргә рәхмәт белдерәбез!