Телекүпер режимында илнең алты төбәгендә, шул исәптән Татарстанда ике төбәктә: Яр Чаллыда һәм Әлмәттә «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты буенча төзелгән спорт объектларын ачу тантанасы булды.
Объектларны ачып, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин яңа спорт объектларын ачуның мөһимлеген һәм Россиядә физик культура һәм спортны үстерүдә аларның ролен ассызыклады.
Футбол манежы ике өлештән тора: төп зур кыр һәм кече кыр. Беренче катта уңайлы киенү бүлмәләре, ә икенче катта җанатарлар һәм тамашачылар өчен зона урнашкан, анда уенны күзәтергә мөмкин булачак. Иртәнге 9дан көндезге 15кә кадәр манеж күрше мәктәп укучыларының спорт күнекмәләрен үстерү өчен кулланылачак. 15 сәгатьтән соң ул коммерцияле куллану өчен булачак, бу теләгән һәркемгә футбол уйнаудан ләззәт алырга мөмкинлек бирәчәк.
Район башлыгы Тимур Нагуманов РФ паспорт министрына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа спорт үзәге яңа спортчылар һәм профессиональ футболчылар арасында популяр булачагына ышаныч белдерде.