Район башлыгы укытучыларны бәйрәм белән котлады

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәт драма театры бинасында Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара булып узды. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче изге һөнәр ияләрен Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләде.

“Нинди генә һөнәр ияләре булсак та, нинди генә уңышларга ирешсәк тә, без барыбыз да укытучыларыбызга бурычлы”,– дип ассызыклап узды район башлыгы үзенең чыгышында. Бүгенге көндә 3мең 500 педагог яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә лаеклы хезмәт итә. Агымдагы юбилейлар елында район һәм шәһәребезнең мәгариф системасында күп эшләр башкарылды. “Яшьлек” микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән, республикада аналогы булмаган мәктәп ачылды. “Капиталь ремонт” программасы кысаларында 9 мәктәпкә 190 млн сумлык капиталь ремонт ясалды. Әлеге юнәлештә башкарылган эшләр бихисап.

Югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән укытучыларга “Россия Федерациясенең гомум белем бирү мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе, РФ Мактау грамоталары тапшырылды. Тантанада төрле проект һәм бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучылар, үрнәк мәктәп директорлары, озак еллар мәгариф системасында эшләгән гаилә династияләре дә билгеләп үтелде.

Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International