Әлмәттә муниципаль учреждениеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Муниципаль учреждениеләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр проку­ратурасына 24 акт җибәрелгән.

Прокуратура тарафыннан урындагы 17 зат дисциплинар, 5 җитәкче административ җаваплылыкка тартылган. Болар район башлыгы каршында төзелгән коррупциягә каршы комиссиянең чәршәмбе көнне булып узган утырышында хәбәр ителде.

Катгый чаралар күрелүгә дә карамастан, республикада коррупция торышын имин дип әйтеп булмый. Әле бер районда, әле икенчесендә закон бозулар күзәтелеп то­ра. Безнең район буенча җитди сөйләшүгә күчкәнче, күрсәтелгән фильмда бу ми­саллар белән беркетелде. Быелның алты аенда Татарстанда коррупция белән бәй­ле 945 җинаять ачыкланган. Бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануны оешты­руда җитәрлек эш алып барылмаганлыгы өчен өч министрга җавап бирергә туры килгән. Коррупция күп өлкәдә күзәтелә. Мәсәлән, балалар бакчаларына электрон чиратта гына да республика буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында адми­нистратив регламент бозуның 400 дән артык очрагы ачыкланган. Урындагы 6 зат җаваплылыкка тартылган. Шулай ук бер районда балаларга куллану вакыты чыккан вакцина ясалган. Ашыгып төзелгән һәм рөхсәтсез генә куллануга тапшырылган объ­ектлар да бәхет китерми. Яшел Үзәндә булган аянычлы хәлне һәркем ишеткәндер.

Республика буенча китерелгән мисалларда Әлмәт районы юк-югын, әмма таләпләр үтәлмәү бездә дә күзәтелә. Төбәгебездә бюджет карамагындагы 231 учреждение исәпләнә. 182 муниципаль учреждение түләүле хезмәтләр күрсәтә. Финанс-бюд­жет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгышыннан аңлашылганча, 2012 елда һәм агымдагы елның 9 аенда палата белгечләре тарафыннан 36 муниципаль учреж­дениедә һәм предприятиедә документлар тикшерелгән. Шунысын да билгеләп үтәр­гә кирәк, шуның 14 е планнан тыш, хокук саклау органнары мөрәҗәгате һәм район башлыгы күрсәтмәсе буенча булган. Узган ел бюджет акчаларын тотканда барлыгы 3354,2 мең сум акчаның дөрес кулланылмаганлыгы ачыкланган. Быелның 9 аенда ул 17650 мең сум тәшкил иткән. Әлеге хилафлыклар нигездә бухгалтерлык исәп-хисабында Бердәм планны куллану буенча инструкциядән файдаланганда килеп ту­ган.

– Тикшерелгән муниципаль учреждениеләрнең җитәкчеләре адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә әйтелгән күрсәтмәләр җибәрелде, – диде Зөлфия Шәйдуллина. – Материаллар шулай ук прокуратурага да тапшырылды.

Әлмәт районы Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән быел “Ачык бюджет” проектын тормышка ашыруда да катнаша. Әлеге проект бюджетларның үтәкүренмә­лелеген тәэмин итү буенча чаралар кертүгә, бу җәһәттән Россия һәм чит ил тәҗри­бәсен таратуга юнәлтелгән.

– Хәтта бик яхшы оештырылган, үз эченә төрле механизмнар алган муниципаль фи­нанс контроле дә учреждениеләрнең бозуларга юл куюын тулысынча бетерә ал­мый. Тәҗрибә хилафлыклар булу, аларның саны турыдан-туры учреждение җитәк­челәренең эш-гамәлләренә, җаваплылыгына һәм грамоталылыгына бәйле булуын күрсәтә, – диде финанс-бюджет палатасы рәисе. Белмәгәннең башы авыртмый, ди­сәләр дә, бу очракларда законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Утырышта массакүләм мәгълүмат чараларының коррупциягә каршы ничек пропаган­да алып барулары турындагы мәсьәлә дә тыңланды. Район башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лира Сәхапова сүзен шәһәрдә яшәүчеләр белән уздырылган со­раштырудан башлады. Халык коррупция турында белә булып чыкты. Ул бар, тамыр җәйгән дисәләр дә, камерага карап берсе дә моның белән очрашканым булды дип әйтмәде. Ә менә социаль челтәр аша кайберәүләр җавапларын яшермәгән. Сорашты­руда катнашкан 14 кешенең 7 се үзенең коррупция белән сәламәтлек саклау өлкә­сендә, 4 есе мәгарифтә, 1 се полициядә “бәрелешүен” белдергән.

Республиканың коррупциягә каршы мониторингы Әлмәтнең бу темага басылган ма­териаллар буенча алдынгы урында баруын күрсәткән. Узган ел “Коррупция: журна­лист карашы” республика бәйгесендә безнең “Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” га­зеталары журналистлары диплом белән бүләкләнгәннәр иде. Утырышта мондый бәйгене үзебездә дә – районда уздырырга карар ителде.

Комиссия әгъзалары хокук саклау органнары, җитәкчеләр белән түгәрәк өстәл ар­тында сөйләшүләрне, турыдан-туры эфирларны ешрак уздырырга тәкъдим иттеләр.

Көрәш дәвам итә. “Коррупцияне бер көндә генә бетереп булмый, моның өчен ел­лар кирәк”, – диде судья Мөхәммәди Газетдинов та.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International