Әлмәтнең «Әкият» 37нче балалар бакчасында «Юл куркынычсызлыгы» дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.
«Балалар күзләре белән юл» балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды һәм «һәркемгә дә хәрәкәт кагыйдәләре турында» видеоматериал әзерләнде, анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр БДД турында үз күзәтүләре белән уртаклашалар. Нәтиҗәле сөйләшүдән соң ата-аналарга тематик видеороликлар күрсәтелде, истәлекләр тапшырылды.