"Минем Бизнес" үзәге соц.контракт алучылар өчен бушлай "Эшмәкәр әлифбасы" онлайн-укыту үткәрә

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. 2023 елда Татарстанда соц. контрактны 5300 кеше алды, шуларның 1708дән артыгы "Минем бизнес" үзәгендә белем алды.

Татарстан Республикасында башлангыч эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең бу коралы 2011 елдан гамәлгә ашырыла.

Шәхси эшмәкәрлекне, үзмәшгульлекне ачуга соц.контрактны рәсмиләштерүгә, оештыру контрактына дәүләттән 350 000 сум, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәге соц. контракт алучылар өчен "Эшкуар әлифбасы"н бушлай онлайн-укыту үткәрә.

Уку эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. Уку айга бер тапкыр уза, катнашу өчен МСП.рф цифрлы платформасында теркәлергә кирәк (xn--l1aqg.xn--p1ai).

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенә ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны 8(843)524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International