Бүген, 1 апрельдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы бүләкләр тапшырудан башланды. Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча камил һәм нәтиҗәле эш өчен 794 нче УИК секретаре Ирина Антонова һәм Әлмәт шәһәренең 817 нче УИК әгъзасы Луиза Идиятова РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов әлмәтлеләрнең үз илләре язмышы белән кызыксынуларын һәм актив гражданлык җаваплылыгы күрсәтүләрен тагын бер кат билгеләп үтте.
Аннары район башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы Светлана Саматова атна саен үткәрелә торган гомумшәһәр планеркасының 25 март протоколы үтәлеше турында хәбәр итте.
Планеркада төп доклад белән «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков чыгыш ясады. Ул 1 апрельдән башланган санитар-экологик икеайлык турында сөйләде, өмә вакытында барлык хезмәтләрнең эш планы белән таныштырды.
- Киңәшмәнең барлык җитәкчеләрен һәм катнашучыларын экологик икеайлыкта актив катнашырга чакырам, чөнки төп бурыч - шәһәребезне чиста һәм уңайлы хәлгә китерү, - дип ассызыклады ул ахырында.