Әлмәттә “Буыннар рәхмәте” акциясе уза

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән “Буыннар рәхмәте” акциясе старт алды. Әлеге чара дәвалау учреждениеләрендә тыл џәм сугыш ветераннары, инвалидлар өчен җиџазландырылган палатадагы шартларны яхшыртуга юнәлдерелгән.

Беренче булып хәйрия акциясендә “Техинком” кибете, (җитәкчесе – Владимир Мокшин), “Карат” сәүдә йорты (җитәкчесе –Азат Әхмәтов), “Тимер” ҖЧҖ төзелеш компаниясе (җитәкчесе Сергей Клименко) катнашырга теләк белдерделәр. Алар булышлыгы белән район үзәк хастаханәсенең урология бүлегендә өлкәннәр өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылган, палатада косметик ремонт ясалган, телевизор куелган, санузелдагы вентиляция системасы алыштырылган.

Район үзәк хастаханәсендә сугыш џәм тыл ветераннары, инвалидлар өчен 10 палата исәпләнә. “Буыннар рәхмәте” акциясе кысаларында хәйриячеләр ике палатага косметик ремонт ясарга булышканнар. Биредә өлкән буын кешеләре үзләрен уңайлы, өйләрендәге кебек хис итсен өчен барлык шартлар да тудырылган. Палаталар яхшы хәлдә, пациентлар булдырылган мөмкинлекләрдән канәгать.

Акциягә џәркем үзеннән лаеклы өлеш кертә ала. 2015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк. Бу бәйрәмгә 1ел да 5 ай вакыт калып бара. Өлкән буынга кадер– хөрмәт күрсәтү , без– яшь буынның, бурычы.

Р.Хәмидуллина, Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International