Төрле төсләрнең якты, ачык төсмерләре шәһәрнең төрлелеге белән искиткеч контраст тудыра.
Урамнарны бизәү өчен чәчәкләрне «ГУАД» МУПның өч теплицасы территориясендә үстерәләр. Биредә берьеллык чәчәкләрнең 350 меңгә якын үсентесе бар. Аларның иң популярлары - петунияләр һәм бәрхәтләр, ә быел урамнарда колеусны да очратырга мөмкин булачак!
Орлык утырту февраль ахырыннан башлана. Беренче чәчәкләр шәһәр урамнарында май башында ук пәйда булачак.
Чәчәк түтәлләре Әлмәт архитектурасының аерылгысыз өлеше булып тора. Алар аны тагын да җәлеп итүчән һәм гармонияле итеп кенә калмыйлар, ә үтеп баручы һәркемнең кәефен күтәрәләр.