Иртәгә, 30 мартта, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз явым-төшем, күбесенчә яңгыр рәвешендә. Көньяк-көнбатыш җиле 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-11˚. Көндез һаваның максималь температурасы +2..+6˚.
Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.