Район башлыгы кикбоксинг буенча Европа беренчелеге җиңүчеләре белән очрашты

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
“Спорттагы җиңү зур тырышлык, күп ихтыяр көче таләп итә, шуңа күрә дә ирешелгән уңышларның һәрберсе мөһим һәм кадерле” дип саный Әлмәт спортчысы Денис Скворцов. Ул агымдагы елда кикбокгсинг буенча уздырылган Европа беренчелегендә җиңүче булып танылды. Динис әлеге спорт төре буенча Татарстанда мондый биеклеккә ирешкән беренче спортчы.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов бу нәтиҗәләрне шәхсән билгеләп узды һәм спортчыга Рәхмәт хаты тапшырды.

“Һәрбер спортчы пьедесталның иң югары баскычына менү, республикасын, туган шәһәрен данлау, дөньяга тарату турында хыялланадыр. Синең җиңүләрең моның белән генә тукталмас, тиздән уздырылачак Олимпия уеннары һәм Дөнья Чемпионаты яңа җиңүләргә җирлек булыр дип ышанабыз,”– диде матбугат конференциясе вакытында.

Журналистлар белән очрашуга Денис әтисе– акробатика буенча СССР ның спорт мастеры Николай Скворцов, “Алга” спорт клубы җитәкчесе, тренер– укытучы Марат Гимаев, Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Эдуард Гаджиев белән килгән иде.

Аларның һәрберсе Денис Скворцовның нык ихтыярлы, максатына иершә торган егет булуын, берөзлексез эшләвен ассызыкладылар. “Спортчы яулаган җиңүләр Татарстан, ул тәрбияләнә торган спорт мәктәбе өчен горурлык “– диделәр алар.

Очрашу ахырында район башлыгы ирешелгән уңышлар өчен спортчыга, аның әти– әнисенә һәм тренерга олы рәхмәтен белдерде. Мондый җиңүләрегез спортка килергә теләгән яшьләрнең саны артуга этәргеч булыр дигән фикерен белдерде.

Н.Андреева, Ф.Хасанова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International