28 март кичендә, төнлә һәм 29 мартта көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә:
- 28 март кичендә республиканың көнчыгышында 15 м/с ка кадәр җил, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарланган буран;
- төнлә һәм 29 мартта көннең беренче яртысында томан көтелә.
Иртәгә, 29 мартта, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Төнлә урыны белән кечкенә кар, зәгыйфь буран. Көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан. Җил төнлә төньяк-көнбатышта 7-12 м/с, урыны белән 15 м/с ка кадәр; көндез көньяк-көнбатышта 5-10 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Көндез һаваның максималь температурасы +1..+4˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.