Әлмәттә террорчылык акты әзерләнүе турында ялган хәбәр тараткан адәмгә карата җәза билгеләнде

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Әлмәт шәһәр суды җәй башында террорчылык акты әзерләнүе турында ялган хәбәр тараткан 42 яшьлек адәмгә карата җәза билгеләде.

Ул эш хакының 10 процентын дәүләт хисабына тотып калу шарты белән ике елга төзәтү эшләренә хөкем ителде. Хәбәр иткәнчә, 9 май көнне беркайда да эшләмәүче бу ир-ат “Иске Амбар” кафесына шартлаткыч җайланма, 17 июньдә “Мегаполис” күңел ачу үзәгенә сәгатьле механизм куелуы турында ялган хәбәр ирештерде. Шәһәр суды карарын прокуратура җиңел җәза дип тапты һәм апелляцион гариза белән чыкты.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International