Муниципаль хезмәт ветераннары Сәламәтлек үзәгендә медицина диагностикасы уздылар

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Өлкәннәр көне уңаеннан, бүген өченче поликлиникадагы Сәламәтлек үзәгендә муниципаль хезмәт ветераннары медицина тикшерүе уздылар. Биредә алар түләүсез диагностика үтеп, табиблардан сәламәт яшәү рәвеше буенча шәхси рекомендацияләр алдылар.

- Безнең турыда кайгырту күрсәткәне өчен иң беренче чиратта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховка барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәт җиткерәсе килә. Шулай ук Совет һәм башкарма комитет ветераннары советы рәисе Римма Мифтахетднованың игътибары зур булуын билгеләп узарга кирәк, - дип ассызыклады элек башкарма комитетның хокук бүлеген җитәкләгән Луиза Потехина.

2009 елда эшли башлаган Сәламәтлек үзәгендә бүгенге көндә йөрәк-тамыр авыруларын ачыкларга, күзләрне тикшертергә, кан анализларын тапшырырга һәм башка тәр диагностик чараларны үтәргә була. Монда килүченең паспорты һәм медицина полисы булуы шарт. Медицина тикшерүе узарга теләге булганнар Тельман урамындагы өченче поликлиниканың 7 нче катында урнашкан Сәламәтлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефон 32-29-74.

Резеда Исмәгыйлева, “Әлмәт хәбәрләре”
Руслан Бажутов фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International