Казанда «Татарстан энҗесе-2023» X Республика матурлык һәм талантлар конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

25 мартта Казанда Мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында X Республика матурлык һәм талантлар конкурсына йомгак ясалды. Аның финалистлары ТРның төрле почмакларыннан төрле инвалидлык формалары булган ун кыз булды.

Әлмәтне 2 конкурсант тәкъдим итте: «Дөньяви энҗе» титулын яулаган Гущина Екатерина Александровна һәм «Артистик энҗе» исемле Мөхәммәтҗанова Айгөл Ринат кызы.

Һәр кыз үзе турында алдан яздырылган видео визиткалар ярдәмендә сөйләде. Алар шулай ук жюрига үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, ә аннары экспертларның сорауларына җавап бирделәр.

Ел саен фестиваль «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.

Безнең катнашучыларга ТР Дәүләт Советы депутатлары Ратникова Римма Атлас кызы, Насыйрова Альбина Мөнир кызы һәм Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Афлятунова Роза Егоровна зур ярдәм күрсәттеләр.

Катнашучыларга кураторлык итә һәм иҗади номерлар әзерләүдә һәм оештыру мәсьәләләрендә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Абрамова Залида Барий кызы ярдәм итә.

Шулай ук катнашучыларны әзерләүгә зур өлеш керттеләр:

Галиева Эльвира («Татнефть»БФ социаль театры җитәкчесе)
Савинич Александр («Цифрлы иҗат академиясе» ДО АНО директоры)
Биктимиров Тимур (фотограф )
Әлфия Нәгыймова (чәч стилисты)
Наталия Козлова (визажист)
Закирова Эльмира (чәчтараш)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International