1 апрельдән экологик икеайлык башлана. Бу вакытта шәһәрнең барлык предприятиеләре республика өмәсенә чыгачак! Әмма «ГУАД» МУП хезмәткәрләре рәсми стартны көтмиләр һәм тукталыш павильоннарын җыештыруга актив керештеләр.
Хәзерге вакытта Ленин урамының кояшлы ягындагы тукталышлар чистартылган һәм якын арада тукталыш павильоны булган барлык калган урамнар буенча эшләр башкарылачак.