2024 елда Татарстанда 70тән артык гаилә баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие алды

2024 елның 22 марты, җомга

Быел балаларны тәрбиягә алган 73 татарстан гаиләсе Россия социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Бу максатларны тәэмин итүгә РСФ төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәргән.

Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие – ул бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы, аны алуга балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары хокуклы. Шул ук вакытта алар РФ гражданнары булырга һәм Россия территориясендә даими яшәргә тиеш.

Түләү бер тапкыр бирелә, шуңа күрә ул фиксированный күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу — 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, аларның һәрберсенә пособие бирелгән.

Инвалид балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм абый яки апа булган балаларны уллыкка алган очракта, гаиләгә шулай ук һәр балага 187 996,90 сум күләмендә түләү каралган.

«Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гаилә Татарстан Социаль фондының яки КФҮ клиентлар хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Гариза бирүчедән баланы уллыкка алу турындагы суд карарының күчермәсе генә кирәк булачак, ә калган документларны безнең белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында үзләре сораячак. Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша да бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин, бу очракта гына судның уллыкка алу турындагы карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Мөһим! Гаризаны судның уллыкка алу турындагы карары гамәлгә кергән көннән алып 6 ай эчендә яки опека һәм попечительлек органы опека яки попечительлек билгеләү турында карар чыгарган көннән, яки баланы гаиләгә кабул итү турында килешү төзелгән көннән бирергә кирәк.

Пособие билгеләү турында карар тиешле гариза килгәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм мәгълүматлар булмаса, карау вакыты 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки теркәлгәннән соң 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International