23 марттан 1 апрельгә кадәр «Язгы каникуллар» профилактика чарасы узачак

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, язгы мәктәп каникуллары алдыннан балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 23 марттан 1 апрельгә кадәр «Язгы каникуллар» профилактик чарасы узачак.

Чара кысаларында мәгариф оешмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча линцияләр һәм линейкалар үткәреләчәк, шулай ук хезмәткәрләр ата-аналар җыелышларында катнашачак.

Каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча профилактик рейдлар үткәреләчәк.

Машина йөртүчеләрне тикшерү оештырылачак.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны ачыклаганда, транспорт чаралары йөртүчеләре РФ КоПА 12.23 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга мөрәҗәгать итә: балаларга юл-транспорт травматизмын булдырмас өчен, Балага вакыт бүлеп куегыз һәм аңа юлдагы куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International