Тимур Нагуманов: «Сайлаучыларның аеруча күп килүе теркәлгән»

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Тимур Нагуманов сайлау процессында катнашучыларга, участокларда хокук тәртибен тәэмин итүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, һөнәри хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

"Бу әлмәтлеләрнең илебез язмышы белән кызыксынуларын күрсәтә. Иртәдән кичкә кадәр сез үз җаваплылыгыгызны күрсәттегез һәм сайлау участокларына мөһим сайлау ясарга килдегез. Сезнең һәрберегез тарихның бер өлеше булды!- дип билгеләп үтте район башлыгы.

Өч көн эчендә сайлау участокларында күп санлы мәдәни чаралар оештырылды. Теләге булган һәркем коймак һәм кайнар чәйдән ләззәт ала алган.

Тимур Нагуманов сайлау процессында катнашучыларга, участокларда хокук тәртибен тәэмин итүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, һөнәри хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Рәхмәт сезгә, хөрмәтле сайлаучылар, сез мөһим сәяси вакыйгадан читтә калмаганыгыз һәм актив гражданлык позициясен күрсәткәнегез өчен-сайлау участокларына килдегез һәм тавыш бирүдә катнаштыгыз!»- дип мөрәҗәгать итте әлмәтлеләргә район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International