Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей клубы спортчылары РФ Президенты сайлауларында катнашу өчен 786 нчы сайлау участогына дус команда булып килделәр.
Шушы көннәрдә генә алар «Урал аръягы» командасы белән икенче чирекфинал очрашуы булган Кургандан кайттылар. 1:4 исәбе белән каты көрәштә «Нефтяник» җиңү яулый.
Команда капитаны Михаил Мокин билгеләп үткәнчә, егетләрнең кәефе яхшы.
Команда бер участокка беркетү турында гариза яза, барысына бергә тавыш бирергә, ә аннары җанатарлар белән очрашырга.
Һөҗүмче Ислам Хәсәнов сайлауларда икенче тапкыр катнаша. Ул үз кандидаты өчен тавыш бирүне, шуның белән үзенең киләчәген билгеләүне бик мөһим дип саный. Ул шулай ук барлык спорт сөючеләрне иртәгә булачак уенга чакырды.
2 нче мәктәп укучылары һәм 786 нчы сайлау участогына махсус килгән җанатарлар уенчылар белән фотога төшәләр, хоккейчылардан автографлар алалар.