Әлмәтнең сайлау участокларында «Сәламәтлек нокталары» эшли башлады

2024 елның 15 марты, җомга

15-17 март көннәрендә шәһәрнең сайлау участокларында «Сәламәтлек нокталары» эшләячәк, анда һәр сайлаучы үз сәламәтлеген тикшерә һәм бушлай медицина консультацияләре ала алачак. Сезгә кан басымын үлчәячәкләр һәм ЭКГ үткәрәчәкләр.

«Сәламәтлек нокталары» адреслары:

- Әлмәт шәһәре «Нефтьче» мәдәният сарае»  МАУ (Ленин ур., 98)

- «Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге» МБУ ДО (Нефтчеләр ур., 14)

- «Иске Әлмәт » мәдәният йорты (Совет урамы, 45а йорт)

- Яшьләр үзәге (Ленин ур., 21)

- «Әлмәт татар дәүләт драма театры » (Ленин ур., 37)

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International