Татарстанлыларның автомобильне оту мөмкинлеге бар

2024 елның 15 марты, җомга

РФ Президентын сайлау көннәрендә республикада «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотомарафоны узачак, аның нәтиҗәләре буенча машинаны отарга мөмкин.

Анда катнашу өчен, тавыш бирүдән соң, халыкка сайлау участогы янында волонтерлардан «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» беләзекләрен алырга кирәк.

Шуннан соң бөтен гаилә белән атрибутлар белән фотога төшәргә һәм фотоны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга дигән ике хештег белән бастырып чыгарырга кирәк.

Җиңүчеләрне билгеләү 15 һәм 16 мартта «Татарстан Алга» төркемендә 21:00 сәгатьтә, 17 мартта 20:10 сәгатьтә ТНВ телеканалында трансляцияләнәчәк.

Тулы катнашу кагыйдәләрен https://clck.ru/39MqRu марафон җәмгыятендә табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International