«Пешеход» ОКЧ кысаларында «Әлмәт ашыгыч ярдәм станциясе» ДАССОсында ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре йөртүчеләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмә булды.
Әңгәмә кысаларында АМР башкарма комитетының хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе баш белгече Юнысова Ф.Ф. ашыгыч ярдәм машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәтенә китерә торган төп хокук бозларны мисаллар белән тикшерде. Моннан тыш, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы чараларын аңлатты, машина йөртүчеләр белән сигнал-тавыш күтәрү җайланмасыннан файдалану кагыйдәләрен кабатлады һәм аларга «БДД» ДБУ ТУ тарафыннан бирелгән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча мәгълүмати белешмәләр таратты.