Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлмәтнең 7нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасында "Йәгез әле әниләр! Йәгез әле балалар!" викторинасы узды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлмәтнең 7нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасында "Йәгез әле әниләр! Йәгез әле балалар!" балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү буенча викторина узды.

Викторинаның максаты-балаларның һәм ата-аналарның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен гомумиләштерү һәм кадерле әниләрне һәм әбиләрне 8 Март якынлашуы белән котлау. "Табышмаклар киселеше", "Сөйләүче билгеләр", "Автомульти", "Мине аңла", блиц-сораштыру - шундый биремнәр балаларга һәм әниләргә уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International