36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кар патшабикәсе» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча спорт уен-эстафетасы узды.
Уен барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча төрле биремнәр үтәгәннәр һәм Герде кызына Кайны Кар патшабикәсенең кар әсирлегеннән азат итәргә ярдәм итәргә тырышканнар.
Бу чара урамда куркынычсыз тәртип, юл билгеләренең билгеләнеше, киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеге турында белемнәрне ныгытырга мөмкинлек бирде.