Авыл хуҗалыгы ярминкәләре октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк

2013 елның 28 сентябре, шимбә
Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов “Западный” сәүдә комплексында булып, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең ничек оештырылуы белән танышты.

Элеккедән килгән гадәт буенча, көзне байлык, муллык ае, диләр. Әлмәтнең “Западный” базарында инде ике атна дәвамында ярминкәләр гөрли. Әлеге сәүдә бәйрәме 1октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан оештырыла. Бүген 28 сентябрь көнне, һава торышы яңгырлы булуга карамастан, “Западный” базарына иртәнге 8 дә үк халык җыелган иде. Район һәм шәһәрнең үзешчән артистлары көче белән әзерләнгән концерт программасы да ярминкәгә килүчеләр күңеленә хуш килде. Биредә алыпсатарлардан тыш бакчаларында, хуҗалыкларында үскән товарлары белән сату итүчеләрдә шактый күренә. Бәрәңгене Иске Суркино авылыннан һәм Сарманнан алып килгәннәр, 1 килосы 12 сум. Үз товарларын Әлмәт районы умартачыларыннан тыш, Оренбург якларыннан килүчеләр дә тәкъдим итте. Иң күп чират Токарликов хуҗалыгының ит сату павильоны янында булды. 1 килосы 205 сум чагыштырмача арзан бәягә керә.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге ярминкәләрдә өлкәннәр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре һәм уку йортларыннан килгән студентлар аларга товарларын өйләренә кайтарырга булышалар, әлеге эшләргә махсус машиналар бүленгән. Идарә хезмәткәрләре сүзләренә караганда, атна саен ким дигәндә 20-25 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә.

Район башлыгы билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру әлмәтлеләргә арзан бәяләрдән азык –төлек запасы алырга мөмкинлек бирсә, үзебезнең җирлектәге җитештерүчеләргә товарларын сату, үз алучыларын булдыру ысулы да. Ярминкәләр октябрь ахрына кадәр дәвам итәчәк.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International