ЗАГС та 25 һәм 35 ел бергә гомер итүчеләрне хөрмәтләделәр

2013 елның 28 сентябре, шимбә
Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәт муниципаль районының ЗАГС идарәсе яшьләр арасыңда өлкән буынның абруен арттыру, аларга карата ихтирам уяту максатыннан төрле чаралар үткәрә. 27 сентябрь көнне ЗАГС та гаилә тормышы юбилярларын, бергә 25 һәм 35 ел яшәүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды.

Котлауларны беренче булып яшь парлар – Сәхәбиев Айрат һәм Альбинаның әти–әниләре кабул итте. Фиус һәм Галия Сәхәбиевлар агымдагы елда энҗе, Умар һәм Рәмзия Сатимовлар көмеш туйларын билгеләп узганнар. Тигез, матур гаилә булып яшиләр.

Тагы бер кияү – Фарамузов Равилнең әти – әнисе Шәүкәт Мамедович һәм Гүзәлия Маджиповна бергә гомер итә башлауларының 25 еллыгы уңаеннан шулай ук кайнар котлаулар кабул иттеләр.

Яңа өйләнешүче яшьләрнең гражданлык актын теркәү тантанасында ныклы, нигезле гаилә корган әти– әниләрне, үрнәк парларны тәбрикләү Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда матур гореф– гадәткә әйләнде. Әлеге эшләре дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Татарстан республикасында урнашкан халыкларның мәдәни һәм этник төрлелеген пропагандалау, «Экстремизмга – юк!» акциясе кысаларында Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 27 һәм 28 нче сентябрь көннәрендә рус һәм татар гореф – гадәтләренә нигезләнгән гражданлык актын теркәү танатасы уздырылачак.

ЗАГС идарәсе материаллары буенча Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International