Әлмәттә зур спорт вакыйгасы - кар машиналарында кросс буенча Россия Кубогы ярышлары булды. Бу иң дулкынландыргыч спорт төрләренең берсе.
Илнең төрле төбәкләреннән 40 иң көчле узышчы Әлмәт трассасында үзләренең осталыгы һәм куркусызлыгы белән кабат таң калдырды, ә спорт машиналары моторларының көче кемнедер битараф калдырмады. Ярышлар кысаларында егетләр, һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында ярышлар узды. Иң яшь спортчының яше - 11 яшь.
20 ел дәвамында Әлмәт халкы бу ир-атлар спортының шаһиты була.