Яшел Үзәндә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары тәмамланды

2024 елның 2 марты, шимбә

1 мартта, язның беренче көнендә, «Маяк» спорт комплексы территориясендә спорт осталыкларын күрсәтү өчен бөтен Татарстаннан 40тан артык муниципаль хезмәткәр командасы җыелды.

Әлмәт муниципаль районы җыелма командасы гомуми зачетта икенче урынны алды.

Хатын-кызлар 1 км дистанциядә, ә ир-атлар 3 км дистанциядә ярыштылар.

Шәхси беренчелектә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Әнүзәр Юнысов инде дүртенче ел рәттән, 7.7 минут нәтиҗә күрсәтеп, барлык катнашучылар арасында иң яхшысы булды.

Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне ярышларның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International