Район башлыгы Германиядән килгән делегация белән очрашты

2013 елның 27 сентябре, җомга
27 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Түбән Саксониядән(Германия) килгән делегация белән очрашты. Алар нефтьчеләр башкаласына Татарстанда узган эш визиты кысаларында килделәр. Әлеге делегациянең республикада булу вакыты 23-28 сентябрьләргә билгеләнгән. Шушы вакыт эчендә алар Казан, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрендә булырга өлгергәннәр инде.

Очрашуда район башлыгы кунакларга Әлмәт турында сөйләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кала тормышын чагылдырган презентация ролигы инглиз телендә тәкъдим ителде.

“ Әлмәт муниципаль районының икътисади- социаль үсеше” турындагы доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов чыгыш ясады.

Түбән Саксониядән килгән вәкилләр дә үз илләре, андагы шәһәр һәм компанияләр белән таныштырдылар, киләчәккә булган планнары белән уртаклаштылар. Очрашу Көньяк- көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы инициативасы белән үткәрелде. Чөнки Германия хөкүмәте вәкилләренең төп максаты –Татарстанда сәнәгать эшчәнлеге белән бәйле төрле проектларны гамәлгә кую. Эшлекле сөйләшү барышында Әлмәттә инновацион нефть технопаркы булдыру хакында фикер алышынды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International