Күптән түгел без Иске Михайловка авылында яшәүче Гөлшат Фәттахованың район башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп, МХО зонасына җибәрү өчен блиндаж шәмнәр ясау өчен парафин сатып алуда ярдәм итүен сораганын сөйләдек.
Ул вакытта район башлыгы Тимур Нагуманов кушуы буенча 1,6 тонна парафин сатып алына, аны 9 волонтер штабы вәкилләренә тапшыралар.
Һәм менә бүген Гөлшат Мөнәвир кызы башкарылган эшнең фотолары белән уртаклашты. Иске Михайловка авылыннан волонтерлар командасы ике көн эчендә 200 килограмм парафиннан 700 банка блиндаж шәм ясады, алар якын арада безнең егетләр янына алдынгы рәтләргә барачак!