Яшь буынга үрнәк язмыш

2013 елның 27 сентябре, җомга
Узган атнада Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова Миннебай авылында яшәүче Гиная апа Әхмәтшинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аның гомере буе сәнәгатьнең төрле тармакларында тырышып хезмәт куюын билгеләп, Россия Президенты һәм район башлыгының котлау телеграммаларын, бүләкләрен тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Миннебай авылы башкарма комитеты, ветераннар Советыннан да килгәннәр иде.

Әхмәтшина Гиная апа Сарман районының Саклау-Баш авылында ишле балалы гаиләдә туып үсә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь була. Илебез азатлыгы өчен көрәшергә теләк белдереп, Мәскәү янындагы лагерьдә фронтка әзерлек курслары уза. Яшь кызлар автомат, граната кебек кораллар белән эшләргә өйрәнәләр. Тик, кайбер сәбәпләр аркасында, Гиная апа фронтка китмичә кала. Киредән туган авылына кайтып , колхозда, соңрак промкомбинатта эшли. Солдатлар өчен төннәр буе утырып мунчала ясыйлар.

Тормыш үз агымы белән дәвам итә. Гиная Саклау-Баш авылына башлангыч сыйныф укытучысы булып килгән Галиәхмәт исемле егет белән танышып кияүгә чыга. Тик, яшь гаиләнең бәхете озакка бармый. Сугыштан контузия белән, тирән яралар алып кайткан гаилә башлыгы хатынын, ике баласын ялгыз калдырып вафат була.

Тормыш йөген тарту, кызы Нурия, улы Нариманны аякка бастыру җиңел булмый, әлбәттә. Нефтьчеләр башкаласы төзелә башлагач, ул якыннарын алып Әлмәткә күченеп килә. "Татнефтепроводстрой" тресты филиалында нефть һәм газ үткәрүчеләргә хезмәт күрсәтә.Гиная апа Әхмәтшинаның әлеге урындагы хезмәт стажы 20 елдан артык. Үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп намус белән башкаруы, җаваплы булуы трест җитәкчелеге, хезмәттәшләре тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә. "Фидакарь хезмәте өчен" медале, предприятиедән бирелгән күп санлы Мактау грамоталары аның хезмәтенең нәтиҗәле булуын раслый.

Сынмыйча, сыгылмыйча тормыш сынауларын лаеклы үтә Гиная Әхмәтшина. Яхшы хезмәткәр булудан тыш, балаларның киләчәген кайгыртып яшәүче зирәк акыллы әни булуы белән дә хөрмәткә лаек ул. Әнисе Фатима әби дә озак еллар аның тәрбиясендә гомер кичерә. Кызы Нурия Гайниева Чиләбе монтаж техникумында укып, техник-технолог белгечлеге ала. Улы Нариман Мөхәммәдиев Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый, әлеге өлкәдә ул абруйлы белгеч, Россия юристлар Ассоциациясе әгъзасы.

Бүгенге көндә Гиная апа кызы Нурия һәм кияве Гамил тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә түгәрәк өстәл артына бөтен гаилә җыйналды. 3 оныгы, 5 оныкчыгы да карт әбиләрен тәбрикләргә, аңа булган ихтирамнарын белдерергә килделәр. Аның хезмәте, тормыш юлы, яшь буынга үрнәк.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International