Узган атнада Әлмәттә 35 бала туган! Яңа туган балалар арасында 19 малай һәм 16 кыз.
Исегезгә төшерәбез, "Демография" милли проекты кысаларында Россиядә балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, тууны арттыруга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла.
Кадерле әти-әниләр, сезгә һәм балаларыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклы һәм онытылмас мизгелләр телибез!