Әлмәттә искиткеч вакыйга булды-200 нче бала теркәлде

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

11 февральдә Ибраһимовлар гаиләсендә Ренат Минасхат улы һәм Эльмира Рөстәм кызы туа, аңа матур исем Булат дип исем кушалар. Баланың авырлыгы 3500 грамм һәм буе 53 сантиметр. Бу Ибраһимовлар гаиләсендә икенче бала. Өйдә  энесен Камилла апасы көтә.

ЗАГС идарәсе белгечләре «Фиксик» кушаматлы, фонариктан танкка кадәр төзәтә алган алтын куллы кыска сроклы ялга килгән мобилизацияләнгән сугышчыны һәм аның тормыш иптәше Эльмираны уллары Булат туу белән котладылар, аларга беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.

Әти-әнине котлыйбыз һәм Ибраһимовлар гаиләсенә сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International