Бүген Түбән Абдул авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды

2024 елның 17 феврале, шимбә

1746 елда нигез салынган Түбән Абдул авылы инде 278 ел яши, үсә һәм үзенең уңышлары һәм казанышлары белән сөендерә.

Бүген авыл Мәдәният йорты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты.

«Авылда мәдәнияткә ярдәм итү безнең район, республика һәм тулаем ил эшчәнлегенең мөһим һәм өстенлекле юнәлеше булып кала. Мәдәният йорты - бина гына түгел, ул халкыбызның үзенчәлекле мәдәнияте яши һәм сулый торган үзәк. Биредә кешеләр аралашырга, иҗат итәргә, үсеш алырга һәм милли традицияләрне сакларга җыела», - дип билгеләп үтте Айдар Каюмов.

Капиталь ремонт кысаларында Мәдәният йортында түбә, фасад, җылыту, эчке бизәү электромонтаж эшләре ремонтлана, җиһазлар сатып алына.

Авылда мәдәнияткә ярдәм итү мөһим һәм өстенлекле эшчәнлек юнәлеше, нәкъ менә авыл мәдәният учреждениеләре традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклаучылар, Татарстанның күпмилләтле халкының үзенчәлеген һәм иҗатын күз алдына китерү мөмкин түгел.

«Без авылның социаль өлкәсен, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният системасын ныгытуны дәвам итәчәкбез», — диде Россия Президенты Владимир Путин.

Аның сүзләренчә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү ил өчен өстенлекле булырга тиеш. Президент юллар, заманча торак һәм социаль объектлар төзүне күздә тотуын өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International