Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр оештырды

2024 елның 16 феврале, җомга

Балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәрү максатларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәрнең мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында: 2 нче лицей, «Тылсымлы сарай» 36нчы балалар бакчасы, «Алтын әтәч» 39 нчы балалар бакчасы, «Казлар-аккошлар» 40 нчы балалар бакчасында  әңгәмәләр оештырдылар.

Хезмәткәрләр авариялелек статистикасы белән таныштырдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр, юл йөрү өлешендә килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр турында сөйләделәр, моңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлда игътибарсызлык китерә. Материалларны ныгыту өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча фильмнар күрсәтелде. Шулай ук балаларның аерым игътибары тышкы киемдә яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри йөртүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International