Әлмәт дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне Законны бозмаска чакыра һәм исерек сәфәрнең нәтиҗәләре фаҗигале булырга мөмкин дип искәртә!
Онытмагыз, сез үз тормышыгыз өчен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы өчен дә җаваплы.
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү – иң куркыныч хокук бозуларның берсе, аның өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф каралган, ә кабат идарә иткәндә-җинаять җаваплылыгы.
Җомга һәм ял көннәрендә исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау буенча көчәйтелгән рейдлар узачак.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Руль артында эчү проблемасына битараф калмагыз, юлда үзләрен тиешенчә тотмаган шоферлар турында полициягә вакытында хәбәр итегез.
Бу фактлар турында ЮПХнең иң якын нарядларына яки 8 (8553) 43-96-25 дежур часте телефоны аша, шулай ук @almet_dps_bot Чат-ботында «Телеграм» каналында хәбәр итәргә мөмкин.
Уяу булу кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк!