Кичә һәйкәл алдындагы мәйданда бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Тарихтан бераз:
1942 елның июнендә совет гаскәрләренең Любань операциясе вакытында Муса Җәлил авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. Дошман белән көрәштә катнашуын дәвам итү мөмкинлеге булсын өчен, Җәлил немецлар тарафыннан төзелгән Идел-Урал легионына керә. Муса легионерлар арасында яшерен төркем оештыра. Подполье үз алдына Легионны идеологик яктан таркатуны һәм эчтән шартлатуны, легионерларны качуга, фетнәгә, үз ягына күчүгә әзерләүне максат итеп куя. Моның өчен ул ачылган, ә соңыннан 1944 елның августында Берлин төрмәсендә җәзалап үтерелгән.
Геройның батырлыкларын истә тоту мөһим! Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу - безнең шәһәр һәм бөтен республика халкы өчен мөһим вакыйга.