Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия балалары җәяүлеләргә сораулар бирде. Иң мөһиме: юлны кичкәндә нәрсә эшләргә кирәк һәм светофорның нинди сигналы белән хәрәкәтне башларга мөмкин.
Халык интерактивта актив катнаша. Ә алар һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тотсын өчен, Яшь хәрәкәт инспекторлары рәсемнәр, истәлекләр һәм фликерлар тапшырдылар.