Әлмәт районының Тайсуган мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара оештырылды

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Әлмәт районының Тайсуган мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара оештырылды. Яшь хәрәкәт инспекторлары «Юл хәрәкәте кагыйдәләресез куркынычсызлык юк» темасына театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясадылар һәм Автоклассны тәкъдим иттеләр (Хәйруллина Р.Р. җитәкчелегендә).

Балалар беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнүләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуларын һәм велосипедта фигуралы шуу буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да яктылык кайтаручы элементлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International