37нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип нигезләренә өйрәтү» дигән темага методик берләшмә узды.
Өлкән төркем балалары «Таһиров исемендәге 1нче лицей»да укучы 2 сыйныф балалары белән берлектә театральләштерү элементлары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Төлке һәм аның дусларының әкият сәяхәте» дигән мавыктыргыч шөгыль күрсәттеләр.
Педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгын өйрәтү буенча инновацион технологияләр, компьютер технологияләрен кулланып кызыклы уеннар күрсәттеләр.