Октябрь аенда “Ачык Татарстан” порталы эшли башлаячак

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
“Ачык Татарстан” мәгълүмат порталының “Ведомстволар хисаплары” бердәм дәүләт хисап системасы октябрь аенда эшен башлачак. Система дәүләт органнарының киң җәмәгатьчелек љчен ачык режимда эшләвен тәэмин итү максатыннан, Министрлар Кабинеты карары нигезендә тормышка ашырыла. Система турындагы нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, хисаплар алдан расланган паспорт формаларында әзерләнә һәм кабул ителә. Ул үз эченә 4 блокны – “Электрон хезмәтләр”, “Халык контроле”, “Электрон петицияләр” һәм “Ведомство отчетлары”н ала. Бу яңа тљр хезмәт гражданнарга республикада кабул ителергә тиешле яңа закон проектлары, ведомстволар эшчәнлеге турында фикер алышырга, тикшерүгә куярга, чиновникларның эш нәтиҗәлелеген бәяләргә мљмкинлек бирә. Дәүләт хисап системасы, беренче чиратта, социаль хезмәтләрнең үз вакытында һәм тоткарлыксыз күрсәтелүе, тљбәк белән идарә итүдә җирле властьләрнең катнашу дәрәҗәсен ачыклау љчен файдаланылачак. Хәзерге вакытта программаның муниципаль берәмлекләргә яраклаштырылганы эшләнә.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International