2023 ел чорында безнең районда 67536 кеше тулы диспансерлаштыру узган, шуларның 31 меңгә якыны профилактик тикшерүләр узган һәм 19 меңнән артыгы тирәнәйтелгән диспансерлаштыру узган.
Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә: "Иң мөһим бурыч — авыруларны профилактикалау. 90нчы елларда мондый эш алып барылмады диярлек, без аны торгызырга керештек. Барлык гражданнарга елына ким дигәндә бер тапкыр профилактик тикшерү узу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк".
Тагын бер тапкыр шуны искәртергә телибез, диспансерлаштыру 18 яшьтән алып барыла, бу төркемнәргә түбәндәге кешеләр керә:
1) эшләүче гражданнар;
2) эшләмәүче гражданнар;
3) белем бирү оешмаларында көндезге формада укучылар.
Аны агымдагы елда 18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39 яшь тулган яки тулачак кешеләр үтәргә мөмкин.
Әгәр дә сез 40 яшьтән узган булсагыз, диспансеризацияне ел саен уза аласыз.