Әлмәт полициясе студентлар өчен экскурсия оештырды һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәте турында сөйләде

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча полиция хезмәткәрләре Иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары өчен бүлек бинасында экскурсия оештырдылар һәм үткәрделәр.

Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Вера Субботина, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Рәшит Ярмиев һәм Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының юридик дисциплиналар укытучысы, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Эльвира Гафурова катнашты.

Вера Юрьевна кунакларга Эчке эшләр бүлегендә эшләүнең үзенчәлекләре, кандидатларга куелган таләпләр, полиция хезмәткәрләренә бирелә торган социаль гарантияләр һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләде.

Рәшит Исхак улы студентларга Әлмәт милициясе тарихы музеена экскурсия үткәрде һәм кирәкле мәгълүмат белән буклетлар тапшырды. Бу мәгълүмат белән кызыксынган һәркем белән шәхси әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International