Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында «Калинка» 63 нче балалар бакчасында педагогик хезмәткәрләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча заманча технологияләр» темасына региональ семинар-практикум узды.
Семинар-практикумда биш район педагоглары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән театральләштерелгән һәм белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Аеруча актив һәм мавыктыргыч итеп яктылык кайтаручы сулкылдаткычлар һәм значоклар ясау буенча практик биремнәр һәм мастер-класс узды.
Һәр катнашучы үзенең педагогик тупланмасын инновацион, кызыклы һәм файдалы материал белән тулыландырды.